Һиндстанда елгалар, күлләр кибә
Төрлесе

Һиндстанда елгалар, күлләр кибә

Кинойолдызлары белән җәлеп иткән Һиндстанда коточкыч эсселек башланган, һава температурасы 51не күрсәтә.

Бу рекорд эсселек. Соңгы 100 елда һиндлылр мондый хәлне күргәннәре булмаган. Соңгы айларда температура +40 градустан да төшми, ди. Гадәттән тыш хәл игълан ителгән, сәгать 11дән 13.00гә кадәр өйдән чыкмаска кушылган. Елгалар-күлләр кипкән. Халык кояш астында эчәр суга да чират торалмый, бары кувшиннар гына чират тора. Май биредә иң эссе ай, июнь урталарында гына температура тотрыклы була башлый, дип яза Матбугат.ру.
Фото: dubinchuk

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев