Кара мәче кыйссасы  (Көлсәң – көл, көлмәсәң...)
Төрлесе

Кара мәче кыйссасы (Көлсәң – көл, көлмәсәң...)

Яңа ел алды көннәре иде. Төш алды. Авыл урамына аллы-артлы ике машина кердек.

Мин арттагысында һәм аның кабинасы беренчесеннән биегрәк, алдагы машина алдындагы юл да уч төбендәгедәй күренә. Күршеләребез Нурисламнар турысына җитәрәк, юлны кап-кара мәче йөгереп чыкты. Бездән алда баручы машина шунда җитәрәк, колонка тирәсендә туктады. Кемне төшерә икән, дип кызыксынып, көзгегә күз салсам, беркем дә төшмәде. Безнең арттан ук кузгалды. “Үләм, – минәйтәм, – кара мәче үткән юлдан чыгарга шикләнеп, безне үткәрде!” Бу ачышым берничә көнгә җитәрлек энергия бирде әле...

Гөлсинә Гарипова.

Яңа Салавыч авылы.

Ә сез мондый ырымнарга ышанасызмы?

–Юк.

–Кайчакта шикләндерә

–Урамда 21нче гасыр ләбаса

–Ышанам

–Уйламаска тырышам

–Ышанмас җиреңнән дә ышандыра шул тормыш

–Көлке бит бу!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


сораштыру

Нет комментариев