Кариленең оҗмах почмагы
Төрлесе

Кариленең оҗмах почмагы

Балтачыбызда, шулай ук авылларда яңа урамнар калкып чыгуы күңелне сөендерә. Заманалар никадәр генә авыр дип зарлансак та, сер бирми райондашлар. Тырышалар, берсеннән-берсе зәвыклы итеп салынган йортлар моңа ачык мисал булып тора.

Кариле авылын гына алыйк. Аның Балтач ягындагы микрорайоны берничә ел эчендә күзгә күренеп зурайды, төзелеш эшләре бүген дә дәвам итә. Күпчелеге инде тулы хуҗалык белән көн итә. Йорт тирәсен гөлбакча итүчеләр дә аз түгел. Фотодагы бу йорт яныннан үткәндә биредәге гүзәллеккә игътибар итми китү мөмкин түгел. Ялтырап кояшы да чыккан, шунда ук пальмасы да үсеп утыра, күлендә аккошлар да йөзә. Табигать тә жәлләмәгән матурлыкны, нәкъ йорт кырыннан үтүче тротуар янәшәсендә үк камышлар да үсеп утыра. Тырыш, эш сөйгәннәрне Җир-Анабыз да ярата шул.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев