Казанда трамвай рельстан чыгып "очкан", зыян күрүчеләр дә бар.
Төрлесе

Казанда трамвай рельстан чыгып "очкан", зыян күрүчеләр дә бар.

Әлеге һәлакәт Айдаров һәм Челюскин урамнары киселешендә булган. Рельстан чыккан трамвай баганага килеп бәрелгән.

- Багана булмаса, трамвай ауган булыр иде, - дип хис-кичерешләре белән уртаклаша вакыйганы күреп торучылар социаль челтәрләр аша.
- Ә болай берничә кеше имгәнде, җиңелчә генә җәрәхәт алды. Һәлакәтнең сәбәбе - бу урында рельсларның начар хәлдә булуы, дигән фараз да бар.
Чыганак: http://intertat.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев