Шушы көннәрдә Казанның Азино микрорайонында җир астындагы кайнар су торбасы тишелү аркасында, 13 нче модель "Лада" автомобиле астында җир убылган.
Хуҗасы машинаны йорт янында калдырган, ә бер сәгатьтән чыкса, машинасының акрынлап су астына китеп баруын күреп алган. Авария хезмәтеннән эшчеләр килеп, тиз арада суны суыртып алалар. Ә "тимер аты" җир астына китә язып калган машина хуҗасы зыянны суд аша кайтартырга җыена, дип яза интертат ру.
Шуңа да Казанга барсагыз сак булыгыз! Җир убылып аска китә күрмәгез.
Нет комментариев