12нче июль көнне кичен Омск шәһәре читендәге Светлый бистәсендәге һава-десант гаскәрләре уку-өйрәнү үзәгенең дүрт катлы казармасы җимерелгән.
Һәлакәт вакытында казармада 337 кеше булуы, гадәттән тыш хәлнең аларның ял иткән чагына туры килүе мәгълүм. Башта җимереклекләр астында 38 кеше калуы хәбәр ителде. Кичә кичен 42 хәрби кеше табып алынуы, аларның 23е һәлак булуы мәгълум булды. Бер гаепсез яшь гомерләр өзелде. Ата-аналарына, туганнарына ходай сабырлык бирсен.
Әлеге һәлакәткә кадәр бинада төзекләндерү эшләре башкарылганлыгы әйтелә. Төзекләндерү барышында ялгышлар җибәрелү ихтималы булу да фаразланыла. Әлеге казармада төзекләндерү эшләре алып барган оешманыӊ Казанда күпкатлы йорт төзегәне хакында да билгеле булды.
Җинаять эше кузгатылган.
Фото: http://www.nsktv.ru/news/proisshestviya/v_omske_rukhnula_kazarma_vdv_7_pogibshikh_130720150914/
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46279
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев