Коронавирус белән авыручылар өчен Татарстан хастаханәләрендә меңгә якын буш урын бар
Төрлесе

Коронавирус белән авыручылар өчен Татарстан хастаханәләрендә меңгә якын буш урын бар

Республика хастаханәләрендә ковидлы пациентлар өчен 4,7 мең урын бирелгән.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус белән авыручылар өчен Татарстан хастаханәләрендә 900 урын бар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева сөйләде.

«Яңа коронавирус белән авырый торган пациентлар өчен билгеләнгән 3,8 мең урында кеше ята», — диде спикер.

Татарстан хастаханәләрендә йогышлы авырулар өчең вакытлыча оештырылган госпитальләрдә Covid-19 белән авыручы пациентлар өчен 4,7 мең урын бирелгән.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


коронавирус

Нет комментариев