Шушы көннәрдә район Пенсия фонды бүлегенә документлар белән барырга туры килде.
Өлкән кеше булгач, бу кәгазьләрнең очына чыга алырмынмы, дип бик борчылып барган идем. Ишектән керү белән ягымлы, тәмле телле бер ханым каршы алды. Исеме дә үзенчәлекле - Гөлбахар икән. Кайсы бүлмәгә, нинди документ белән керәсен яхшылап аңлатты. Бер миңа гына түгел, бүлеккә килгән һәркемгә шундый мөнәсәбәт монда. Куркуларым юкка булган икән дидем документларымны тапшырып, берничә көнлек эшемне сәгатьләр эчендә хэл итә алуыма куанып. Һәр оешмада Гөлбахар ханым кебекләр күбрәк булсын иде. Чөнки гади халык, бигрәк тә өлкәннәр кәгазь-документ эшеннән уттан курыккандай курка бит, дип шалтырата Балтачтан Тәскирә Газизуллина.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев