Ләйсән Гыймаева: «Тагын бер операция кирәк дигәннәр…»
Төрлесе

Ләйсән Гыймаева: «Тагын бер операция кирәк дигәннәр…»

2022 елда Ләйсән Гыймаеваның күкрәгендә яман шеш тапканнар иде. Җырчыга катлаулы операция кичерергә туры килде.

Ләйсән Гыймаева Чаллыдагы республика клиник онкология диспансерында чираттагы тикшеренүләрне узып кайткан.

«Шушы клиникада тикшеренеп кайттым бүген. Казан табиблары тагын бер операция ясарга кирәк дигәннәр иде. Ә монда Чаллы табиблары кирәкми диделәр. Шатлыгымны белсәгез. Шуңа күрә нинди дә булса органны кисеп атканчы, берничә табиб белән киңәшләшергә, икенче фикерне дә тыңларга киңәш итәм.

Алмаз Дамировичка, Айгөл Радиковнага, Чаллы хастаханәсендә эшләүче башка табибларга һәм шәфкать туташларына зур рәхмәт. Яшәү рәхәт! Сәламәт булу тагын да рәхәтрәк», – дип яза җырчы сторисларында.

2022 елда Ләйсән Гыймаеваның күкрәгендә яман шеш тапканнар иде. Җырчыга катлаулы операция кичерергә туры килде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147122/
 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев