«Халыклар дуслыгы» музеенда Марсель Гомәров кунакта булып киткән.
Чепья авылы егете
Марсель Гомәровның Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы парадында катнашканы турында язган идек инде. 24 декабь көнне Марсель армия хезмәтен тәмамлап, туган якларына кайткан. Кайту белән Чепьяның гына түгел, тирә-якта да дан казанган музейга килеп, хезмәткәрләрне Яңа ел бәйрәмнәре белән котлап, армия хезмәте турындагы хатирәләре белән уртаклашкан. Егетнең исән-имин солдат хезмәтен үтәп кайтканына ихластан куанган Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев Марсельгә хөрмәт итеп, хәл белергә килгәне өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә уңышлар теләгән.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев