Норма укучылары этләрдән ничек саклана?
Төрлесе

Норма укучылары этләрдән ничек саклана?

Халык бәйсез этләрдән зарлана: “Олыларга да, балаларга да куркыныч".

Авыл урамнарын бәйсез этләр баскан. Халык бәйсез этләрдән зарлана: “Олыларга да, балаларга да куркыныч. Тими дип әйтсәләр дә, этнең ни эшләвен беркем дә белми. Җитәкчелек ник күз йома микән бу галәмәтләргә? Ул-бу булып куйса? Кем җавап бирәчәк?”, дип шалтыраталар Норма авылыннан.

P.S. Инде мәктәп укучылары үзләренчә этләрдән саклану чарасын уйлап тапкан. Мәктәпкә барганда-кайтканда сумкаларында ипи йөртәләр икән. Каршыларына өерләре белән эт чыкканда, ипи ыргыталар да, алар ашаган арада тиз генә юлларын дәвам итәләр икән.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бәйсез этләр

Нет комментариев