Нормада Сәрия апа Галиевалар бакчасында ике зур тополь агачы үсеп утыра. Көзен-кышын бик карт күренәләр, язын-җәен яфракка күмелгәч, яшәреп китәләр.
Аларның яшен беркем белми. Инде туксан яшьтән узган, шушы нигездә озак еллар гомер иткән Зөлхәбирә әби дә белми, мин килен булып төшкәндә үк үсә иде инде алар, ул чакта ук кайчан утыртылганнары билгесез иде, ди. Ничә кеше гомере кадәр яшиләр микән инде бу парлы агачлар, белүчеләр булса, кызык өчен генә хәбәр итсеннәр иде. Кисмиләр дә үзләрен, хикмәтен дә белмиләр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев