Помидор «әче бал» ярата
Төрлесе

Помидор «әче бал» ярата

Моның өчен 3 литр су, 100 гр чүпрә, 0,5 стакан шикәр комы кирәк.

Өч литрлы банкага су тутырабыз (хлорсыз). Чүпрәне җылы суда күпертәбез дә суга салабыз. Шикәр өстибез. Банканың өстен марля белән каплап, җылы урынга урнаштырабыз. Вакыт-вакыт аны болгатып алабыз. Бер стакан «әче бал»ны ун литр суга салып, һәр помидор төбенә бер литр катнашманы сибәбез. Җәй буена моны өч тапкыр кабатлагыз. Помидорыгыз күп уңыш бирер, авыруларга да бирешмәс.


Чыганак: shahrikazan

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев