Гөл чүлмәкләренә утырткан помидорлар әкренләп җитешеп килә. Кып-кызыллар, сөбханаллаһ!
Райондашыбыз Светлана гаиләсен әле дә үзе үстергән помидорлар белән сыйлый. Булмас дияргә ашыкмагыз. Иренмәсәң, күңел бирсәң, җир өстен ап-ак кар каплагач та, үзең үстергән кып-кызыл помидорларны өзеп, авыз итеп була икән.
Балтач бистәсендә яшәүче Светлана Габделбәрова җәен бакча тутырып яшелчәсен үстерә, чәчәк бакчасы да күз явын алырлык.
Сокландырганы шул булды: уңган хуҗабикә бүген дә гаиләсен үзе үстергән кызыл помидорлар белән сыйлый. Гөл чүлмәкләренә утырткан помидорлары әкренләп җитешеп килә. Кып-кызыллар, сөбханаллаһ!
Нет комментариев