Үзегезнең яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын
27 гыйнвар көнне янгын чыгып, йортым кара көлгә әйләнде. Кеше хәсрәтенә битараф калмыйча, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдиновка, Балтач мәктәбе коллективына, кода-кодгыйларга, күршеләремә, кызымның дусларына, сыйныфташларына, үземнең дусларыма, Ансар һәм Гөлнур Гыйззәтуллиннарга, «Каймак» һәм «Хәләл» кибетләре коллективына, райондашларга ихластан рәхмәтемне белдерәм. Һәркемгә тазалык, тынычлык телим. Үзегезнең яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Румия Мәҗитова
Балтач бистәсе
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев