Республикабызда елның иң яхшы 100 эшмәкәрен ачыклыйлар
Төрлесе

Республикабызда елның иң яхшы 100 эшмәкәрен ачыклыйлар

Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы тарафыннан, 24 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәр, "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек - 2016" конкурсы үткәрелә.

Конкурс кысаларында эшмәкәрнең республика һәм район икътисадына керткән өлеше бәяләнә. Биредә теләге булган һәр эшмәкәр катнаша ала. Моның өчен http:100rt.ru. сайтына кереп, анкета тутырырга гына кирәк. Җиңүчене ачык тавыш бирү юлы белән ачыклаячаклар. Татарстан Республикасының 100 иң яхшы эшмәкәрен 21 декабрьдә бүләкләячәкләр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев