Рөстәм белән Индира - Казбек тавында!
Төрлесе

Рөстәм белән Индира - Казбек тавында!

Рөстәм Нәбиев тормыш иптәше Индира белән Казбек тавына менеп җиткән.

Сәлам, дуслар, безнең белән барысы да яхшы. Казбек безнең копилкада! Икебез дә тауны яуладык, ә мин чираттагы дөнья рекордын куйдым. Безнең өчен борчылып торган, безгә ышанган һәр кешегә зур рәхмәт», - дип яза Рөстәм үзенең телеграм каналында.

Вакыт-вакыт көчле җил альпинистларга шактый кыенлыклар да тудырган. «Монда һава торышы бик тиз үзгәрергә мөмкин. Казбек шуның белән данлыклы инде ул», - ди Рөстәм.

Рөстәм маршрутны тулысынча кулларында үтә.«Башка кешеләр 2,5 сәгать эчендә уза торган юлны үтәр өчен миңа 6 сәгать кирәк», - ди  блогер.

Чираттагы җиңүен белән, Рөстәм!

фото: телеграм-канал

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев