Әгәр бүген эштән кайтканда өй каршындагы миләш агачларыгыз кызыл тәлгәшләрдән бушап калса, һич аптырамагыз, Балтачта урман күгәрченнәре йөри.
Бүген кояшлы, матур иртәдә дә Ялтра ягыннан көтүләре белән очып килделәр дә, редакциябез күршесендәге миләш агачларын сырып алдылар, өчкә кадәр санаганчы булган миләш тәлгәшләрен чүпләп, янәдән пырхылдап очып киттеләр. Карап торсаң, саранчадан ким түгел. Безнең якларда саранчалар күренгәне юк үзе, күрергә язмасын, шуңа күрә умарта күче кебек, дисәк, дөресрәк булыр. Аннан Мәгъсүм Абдулловичның балан, оплепиха куакларын сардылар. Салкыннардан әнә шулай күмәкләшеп, бердәмләшеп азык эзләп, җан асрап йөрүләредер инде кошларның.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев