Табигать һава торышын үзе көйли
Төрлесе

Табигать һава торышын үзе көйли

Бераз салкыннар белән куркыткач, кыш яӊадан үзенеӊ карлы, буранлы икәнен дә безгә күрсәтеп узмакчы була. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә дә салкынлык 5-6 градус тирәсендә булыр, дип көтелә.

Әмма юлда булучыларга өстәмә авырлыклар китереп чыгарырга мөмкин. Барасы җиргә алданрак кузгалырга һәм юлларда йөргәндә тизлек реҗимын сакларга кирәк икәнен тагы бер кат исегезгә төшерәбез. Карт көртләре, явып торган кар, буран хәвеф-хәтәрләр китереп чыгармасын иде.
Фото: foto-talk

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев