Хәрби хезмәткә барудан куркудан шундый адымга барган үсмернең әнисе әйтүенчә, шушы хәлгә кадәр улының үзен армиягә алачаклары, анда проблемалар көтәчәге хакында сөйләгәне булган.
Әни кеше әйтүенчә, улының үз-үзенә кул салуы - мәктәп укытучылары һәм психологларның канәгатьләнерлек эш алып бармауларына да бәйле. Улын еш кына сыйныфташлары кыйнаган, ә укытучылар, психологлар битарафлык күрсәткән. Шуның аркасында өч мәртәбә мәктәбен алмаштырырга туры килгән.
- Яңа мәктәптә танышкан вакытта аңа, юләрләр генә мәктәптән мәктәпкә күчеп йөри, дип әйткәннәр. Бу сүзләр бит бөтен сыйныф алдында әйтелгән, - ди әни кеше. - Хәтта мәктәпне тәмамлагач улыма сыйфатлама да язып бирмәделәр.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев