"Татмедиа" АҖ газета-журналларына 13%ка кадәр ташламалар белән  язылырга мөмкин
Төрлесе

"Татмедиа" АҖ газета-журналларына 13%ка кадәр ташламалар белән язылырга мөмкин

3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр язылу декадасы бара. Ташламалардан файдаланып калырга өлгерегез!

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бүгеннән почта бүлекчәләрендә газета-журналларга киләсе яртыеллыкка арзанрак бәядән язылып була. Ташламалар 13 процентка кадәр каралган. Бу акцияне «Почта России» акционерлык җәмгыяте оештыра.

Татарстан Республикасының «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бу акциядә үзенең басмаларын тәкъдим итә. 13 процентка кадәр ташлама белән татар халкының танылган «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Чаян» һәм башка журналларга, «Шәһри Казан» газетасына, шулай ук балалар өчен чыгып килүче «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына, «Көмеш кыңгырау» газетасына, район газеталарына язылып була.

Язылуны шулай ук онлайн башкарырга мөмкин. tatmedia.ru/podpiska сайтында онлайн язылу формасын тутырырга кирәк.

Акция 13 декабрьгә кадәр дәвам итә.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


подписка газет-журналларга язылу

Нет комментариев