«Тукай варислары» татарчаны яхшы белә (фото)
Төрлесе

«Тукай варислары» татарчаны яхшы белә (фото)

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында эшче яшьләр арасында уздырылучы «Мин татарча сөйләшәм» интеллектуаль уенының чираттагы этабы узды.

 "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уены Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырыла.

Чираттагы уенда үзәк китапханә, район мәдәният үзәге, район элемтә челтәре хезмәткәрләре катнашты.

48 балл җыеп, "Тукай варислары" командасы (үзәк китапханә) беренче урынны яулады, "ИнтерДа" (РУЭС) һәм "Оста куллар" (район мәдәният үзәге) командалары 40ар балл туплап,  икенче урын яуладылар!

 


"Факел" уен

Нет комментариев