Яңа Салавыч зиратында кыш көне дә өмә ясаганнар
Төрлесе

Яңа Салавыч зиратында кыш көне дә өмә ясаганнар

Кар яуганчы, картайган, черегән агачларны кисеп, янәшәдәге мәйданга чыгарып өйгәннәр биредә.

Киләсе елга үзарасалым акчасының бер өлешенә зират коймасының бер өлешен яңартырга җыеналар. Шуңа хәзерлекне кыштан ук башлаганнар. Хуҗалык идарәсе техника белән булышкан. Киселгән агачларның бер өлешен хуҗалык тракторлары төяп алып та киткән инде. Зират яшәреп, матурланып калды дип сөенәләр биредә.

 

Автор

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


зиратта өмә зират чистарту

Нет комментариев