Өлкәннәрнең еш кына яшьләрнең машинада тиз йөргәненнән, юл аша чыгармавыннан, утыртмыйча киткәненнән зарланганын ишеткәнем бар.
Руль артында яшь кеше булса да, машинага шикләнебрәк утырабыз. Тик миңа боларның нәкъ менә киресенә тап булырга туры килгәләде. Бала яки авыр сумка белән юл аша чыкканда да, тукталышта машина көткәндә дә олылар түгел, ә менә нәкъ яшьләр юл бирә, туктап утырта.
Шулай булгач, яшьләрне генә гаепләү дөрес түгел. Кем генә булса да, җәяүлеме ул, руль артындамы бер-беребезгә игътибарлы булып юлларда имин йөрергә насыйп булсын.
Фото: http://1istochnik.ru/news/2078
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев