Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Комиссариатны ХЭСлар килеп дезинфекцияли

Рәсәй һәм республика җитәкчелеге тарафыннан кушылган таләпләр үтәлгән.

РФ Президенты Указы, Оборона министрлыгы приказы буенча, 1 октябрьдән армиягә көзге чакырылыш эшләре башланды. Янәдән җиңел вакытка туры килми, чөнки коронавирусның нык таралган чагы, бу исәптән хәрби комиссариатлар ничек эшләргә җыена?

Пандемия вакытында эшләүдә авырлыклар бар, әлбәттә, - ди район хәрби комиссары Васил Вәлиев.- 30 сентябрьдә Татарстан республикасының армиягә чакырылыш комиссиясе утырышы булды. Шул исәптән безнең районда да үтте ул утырыш. Балтач районы буенча армиягә чакырылыш комиссиясе рәисе Айдар Хәйретдинов белән бик күп мәсьәләләрне хәл иттек. Шулай ук коронавирустан саклануны да алгы планга куйдык, чараларын күрүне оештырдык.

Көзге чакырылышта план буенча якынча 40 егет армиягә китәргә тора .Озатулар 31 декабрьгә кадәр барачак.1 октябрьдән медкомиссияләр үтә башладылар инде, документларын өйрәнү бара, уку, эш урыннарыннан характеристикалар килә.

Коронавирустан саклануга килгәндә, хәрби комиссариатка һәркем маскадан керә, температуралары үлчәнә, кул юарга антисептиклар куелган. Көн саен диярлек штаттан тыш куелган ХЭСның дезинфекция командасы эшли, алар бүлмәләрне вирустан арындыра. Ике медицина посты урнаштырылган, берсе хәрби комиссариат хезмәткәрләре өчен, икенчесе армиягә чакырылучы егетләр өчен. Хәрби комиссариатка керүче һәркемнән дә биттә маска булу таләп ителә, һәм посттагы шәфкать туташы температураны үлчиячәк.Комиссариаттагылар да маскадан йөрергә тиеш. Коридорларда, бүлмәләрдә метр ярым ераклык саклансын өчен махсус билгеләр ясап куелган. Чакырулар булганда да, комиссариатка мөмкин кадәр кимрәк кешене чакырырга тырышалар. Коронавирус чире тәгаенләнгән егетләр медкомиссия үтмичә тора, аларны армиягә җибәрү кичектерелергә дә мөмкин. “Шуңа күрә дә район үзәк хастаханәсе белән тыгыз элемтәдә торабыз, - ди хәрби комиссар.­ . Медицина тикшерүе вакытында к армиягә китәргә җыенучыларда коронавирус билгеләре чагылса, махсус пунктта аерым изолятор бүлмәсе ясалган, шунда урнаштыралар, махсус специалистлар килеп, карар кабул итәләр.”

Андый хәлләр була күрмәсен иде, шуңа да хәрби комиссариатта Рәсәй һәм республика җитәкчелеге тарафыннан кушылган таләпләр үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев