Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Кыш килер ул. Куян, тычканнар да. Җимеш агачларын ничек сакларга?

Кимерүчеләрне яңа утырткан һәм 10-12 еллык яшь агачлар кызыксындыра

Кышын ач күселәр, куяннар алмагач һәм башка җиләк-җимеш агачларына һөҗүм ясый. Алардан саклану өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

Кимерүчеләрне яңа утырткан һәм 10-12 еллык яшь агачлар кызыксындыра, чөнки аларның кайрылары йомшаграк. Тычканнар агач кәүсәсенең төбен кимерсә, куяннар өскәрәк үрелә – кәүсәнең җирдән 1-1,5 метр өстәрәк булган өлеше шактый зыян күрә. Шуңа да кышка агач кәүсәләрен төрле материаллар белән бәйләп куярга киңәш ителә.    
Чыршы ботагын энәләрен аска каратып куыш формасында бәйләп куйсагыз, ул яхшы җилләтеләчәк тә. 
Штукатур, арматур сеткасы да һава йөртә, әмма аны агачка беркетү җайсыз. Бу очракта сетканы агач тирәли әйләндереп куясы була.  
Черки, кошлардан саклый торган синтетик сетка, кирәкмәгән тәрәзә челтәрен агачка шпагат яки тимерчыбык белән беркетү җайлы, әмма артык калын итәргә кирәкми.
Капрон оек чыршы ботагыннан аермалы буларак, начар җилләтелә. 
Пластик шешәләрнең башларын кисеп һәм ярып, бер-берләренә беркетеп, тимерчыбык белән уратып куегыз. Әмма монда пластик парник сыман булачак, ул да агач кайрысы өчен зыянлы. 
Ноябрь аенда бакчада дезинфекция дә үткәрергә кирәк. Коелган яфракларны җыеп алып, агач тирәләрен казып чыгыгыз. Чын суыклар җиткәнче, агачларны бордо сыекчасы белән эшкәртегез. Бордо сыекчасын күп кенә бакчачылар ике елга бер куллана. Әгәр дә гөмбәчек авырулары күзәтелсә, елга ике тапкыр (яз һәм көз) эшкәртү зарур. Сыекчаны агачка гына түгел, аның тирәсендәге җиргә дә сибегез. 
Агач кәүсәләрен агартырга да онытмагыз. Бакчага куяннар ияләшсә, аңа карбол кислотасын кушыгыз. Агарту чаралары да хәзер бик күп. Составында известь акбур булган катнашма да, акрил буяу да бар. Катнашманы үзегез әзерли булсагыз, ике-өч кг акбур яки яңа гына сүндерелгән известька 400-500 гр бакыр купоросы белән 50-100 гр столяр яки казеин җилеме кушыгыз. Катнашмага, куе каймак хәленә килерлек итеп, су кушыгыз.   
Агач кәүсәсендә мүк булса, аны кул яки металл щетка белән кырып төшерегез. Таралган булса, 10 литр суга 300 гр тимер купоросы салып болгатыгыз һәм агач-куакларны шуның белән эшкәртегез. Төшле җимеш бирә торганнарына 300 гр препаратны алты литр суга кушыгыз. Ун көннән тагын бер кат эшкәртегез.
Агач кәүсәсендә яра булганда, әйтик, җимешләре күп булып сынса, бер процентлы бакыр купоросы белән эшкәртергә кирәк. Яки махсус сатыла торан бакча бальзамын кулланыгыз.

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kysh-kiler-ul-kuyan-tychkannar-da-imesh-agachlaryn-nichek-saklarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга