Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Суд приставларына махсус званиеләр бирелде, алар хәзер иртә пенсиягә чыга алачаклар.

1 ноябрь Суд приставлары көне буларак билгеләп үтелә.

РФ Президентының 2009 нчы елның 8 сентябрендә кабул ителгән Указы

нигезендә 1 ноябрь Суд приставлары көне буларак билгеләп үтелә. Суд

системасының нәтиҗәле эшләве суд приставлары хезмәтенә турыдан-туры

бәйле. Чөнки нәкъ менә алар законнар үтәлешен тәэмин итә, ә законның көче

-гамәлгә ашырылуында.

-Альфира Фаритовна (җитәкче вазыйфаларын башкаручы), шундый һөнәр бар - суд приставы. Ә кемнәр соң алар суд приставлары? Һәм сезгә эшкә килгән кеше нинди сыйфатларга ия

булырга тиеш?

Хезмәтебез төгәллек,күп сабырлык,түземлек сорый. Бүлекчәдә эшләүче 27

хезмәткәребезнең һәрберсе тиешле һөнәри осталыкка ия. Бердәм, дус булып

эшләүче коллективыбыз белән алдыбызга куелган максатларга ирешү өчен

бар тырышлыгыбызны куябыз.

Суд приставлары хезмәтенең төп эш юнәлешләре - суд карарларын

үзвакытында үтәтү, салым, алимент, фискаль түләүләрнең (дәүләт

пошлинасы, штрафлар, иминият кертемнәренең) гражданнар тарафыннан үз

вакытында башкарылуын тәэмин итү. Җирлегебездә теркәлүсез яшәүче чит

ил гражданнарын үз илләренә озату буенча да суд приставлары катнашыннан

башка үтми.

Безгә эшкә килергә теләүче исә беренчедән, югары юридик яки экономик

белемгә ия булырга тиеш. Икенчедән, максатчанлык, үз эшенә бирелгәнлек,

эшен ярты юлда калдырмыйча, җиренә җиткереп башкаручанлык

сыйфатлары да булырга тиеш дип саныйм. Моннан тыш, без бит оешмалар

белән генә түгел, кешеләр белән дә эшлибез, шуңа да кеше психологиясен

аңлап, кешеләр белән уртак тел табып эшли белүчәнлек тә таләп ителә,

билгеле.

-Әгәр суд приставларының вәкаләтләре турында сөйләшсәк, алар нинди

эшләр башкаралар һәм сезнең бүлекчэ агымдагы елның 10 аенда нинди

нәтиҗәләргә һәм күрсәткечләргә иреште?

- Безнең хокукларыбыз һәм бурычларыбыз алда әйткән федераль законнар

тарафыннан төгәл билгеләнгән. Аларның кайберләрен атап та китә алам.

Мәсәлән, без суд актларын һәм башка органнарның актларын башкаруга ала

алабыз, башкарма производство эшен ача алабыз, алимент түләмәүчеләрне

эзләтә алабыз, бурычлыларның счетларына арест сала алабыз, саный китсәң,

алар бихисап инде.

Алда әйткәнемчә, алимент түләүдән читләшүче һәм качып йөрүчеләрне эзләү

дә һәм аларның алиментлар буенча бурычларын каплаттыру да безнең

булекчэ хезмәткәрләре өстендә. Бүгенге көндә алиментлар буенча 403

башкарма документ исәптә тора, 16 кеше исә эзләүдә. 18 кеше бүгенге көндә

алиментларын түләп киләләр. Ел дәвамында балигъ булмаган балаларына

алимент түләүдән читләшүче 18 гражданга җинаять эше ачылган иде. 41

кеше бурычлы алимент түләүдән качу буенча административ җаваплылыкка

тартылды. Ел башында алиментчыларның түләнмәгән гомуми суммасы 63

млн. сумны тәшкил итә иде, бүгенге көндә исә әлеге сан 50 млн.га калды.

Салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны түләтү дә безнең булекчэ

тарафыннан башкарыла. Агымдагы елның 10 аенда салымнар һәм җыемнар

буенча 1358 башкарма документ буенча эш алып барылды, 22 млн.227 мең

сумлык салымнар һәм җыемнар түләтелде.

-Һөнәри бәйрәмегезне билгеләп үткән көннәрдә хезмәттәшләрегезгә һәм

райондашларыбызга әйтер теләкләрегез дә бардыр?

-Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан коллективыбыздагы хезмәткәрләрне бәйрәм

белән тәбрик итәм һәм аларның һәркайсына ныклы сәламәтлек, көчле

характер, үз-үзеңә ышану, иминлек һәм тынычлык, нинди генә авырлыклар

белән очрашкан очракта да югалып калмыйча, абруйларын саклап калуларын

телим.

Шулай ук ветераннарыбызны котлап утәсем килә. Аеруча 12 ел шушы

булекчәбезне җитәкләп барган бугенге көндә лаеклы ялга чыккан Гайнанов

Наил Рафгат улына зур рэхмәт әйтәсе килә. Ветераннарыбызга сәламәтлек,

гаиләләрендә тынычлык, озын-озак гомер телим.

Ә райондашларыбыз канун таләпләрен төгәл үтәсеннәр, тиешле түләүләрен

вакытында башкарсыннар иде, дигән теләктә калам. Тәртипле булып,

аңлашып яшик.

2020 елның 1 нче июненнән суд приставлары дәүләт хезмәтеннән яңа хезмәт төренә -

мәҗбүри үтәү дәүләт хезмәтенә күчерелде. Тиешле төзәтмәләр 2019 нчы елда

118-ФЗ һәм 328-ФЗ кертелде, ул элек суд приставлары турындагы Закон дип

аталган иде, хәзер - Мәҗбүри Идарә итү органнары турында.

Яңа исемнән күренгәнчә, суд приставы хезмәткәре хәзер дәүләт хезмәтенә

тигезләнде. Суд присталарына махсус званияләр бирелде, форма киеп,

социаль өстенлекләр, полиция хезмәткәре кебек үк пособияләр, олы яшьтәге

пенсиягә һәм иртә пенсиягә чыга алачаклар.

Әңгәмәдәш- Гөлйөзем Маннапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм