Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Алексей Песошинга Казан вертолет заводында Ми-38Т вертолетының тәүге очышын күрсәттеләр

Казан вертолет заводында РФ Оборона министрлыгы тарафыннан эшләнгән Ми-38Т вертолетының тәүге үрнәген сынап карадылар.

Бүген Казан вертолет заводында РФ Оборона министрлыгы тарафыннан эшләнгән Ми-38Т вертолетының тәүге үрнәген сынап карадылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский һәм «Казан вертолет заводы» ГАҖ идарәче директоры Юрий Пустовгаров катнашты.

Ми-38Т боралагы МИ-38 сертификатлаштырылган гражданнар вертолеты базасында төзелгән. Анда вертолетны санитар вариант итеп үзгәртү һәм өстәмә ягулык баклары урнаштыру мөмкинлеге каралган.

«Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Россия Оборона министрлыгы белән ике МИ-38Т боралагын сату турында килешү төзелгән. «Вертолетның барлык мөмкинлекләрен күрсәткәннән соң, безнең төп заказчы тарафыннан сату күләмнәре артыр дип өметләнәбез. Бу шулай ук безнең өчен тышкы базарларда яңа перспективалар ача. «Рособоронэкспорт» белән бу юнәлештә эш башланды инде», - дип искәртте Андрей Богинский.

Бүген шулай ук «Ансат» вертолетының сувенир ачкычын тантаналы төстә заказчыга – Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә тапшырдылар. Компания, үз чиратында, ачкычны «Рус вертолет системалары» компаниясенә (ул лизинг килешүе буенча 12 күп максатлы «Ансат» вертолеты алачак) тапшырды.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/23/175760/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев