Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда быел 21 авыл клубы, 105 универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк

Шулай ук 45 фельдшер-акушерлык пункты; 9 табиб амбулаториясе; 1 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк.

Татарстанда 2019 елда 21 авыл клубы, 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм башка социаль объектлар төзеләчәк. Бу турыда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга сылтама белән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Социаль-мәдәни объектларны төзү программалары кысаларында 2019 елга республикада 21 авыл клубы; 11 җирлекләр Советларының (башкарма комитетлары) биналары; 105 универсаль спорт мәйданчыгы; 8 блоклы модуль чаңгы базасы кору планлаштырылган.

Шулай ук 45 фельдшер-акушерлык пункты; 9 табиб амбулаториясе; 1 сәламәтлек саклау объекты төзеләчәк. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блоклы-модульле 22 пункт төзү проекты ведомствоара килешүдә.

Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 25 гыйнварына республикада 149,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 6,2 проценты. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенгә торак төзелеше өлкәсендә күләмнәрне арттыру өлешендә өстәмә йөкләмәләрне эшләү мәсьәләсе әзерләнә, Россия Төзелеш министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла.

Социаль ипотека программасы буенча Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру башланды - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт. 2019 елның 25 гыйнварына статистика органнарына гомуми мәйданы 59,5 мең кв. метр булган 1 мең 15 фатирлык 24 йорт буенча хисап тапшырылган.

Хөкүмәт йортында киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Фото: Яшел Үзән/Ильсия Завилейская

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/26/179609/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев