Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кивидан бик тәмле кайнатма

Яз көннәрендә, организмга витамин җитмәгән вакытта, бу кайнатма аеруча файдалы булачак.

Язгы хәлсезлек вакытында бу кайнатма аеруча файдалы.

Киви җимешендә витаминнар озак саклана. Аның кайнатмасы да файдалы сыйфатларын югатмый. Бик тәмле дә, файдалы да булган киви кайнатмасын әзерләү дә җиңел.

Моның өчен 5 киви, 1 банан, 1 чәй калагы желатин, 220 грамм шикәр комы, ярты лимонның суты кирәк булачак.

Кивины һәм бананны вак кына турыйбыз, яхшылап бутап, агач кашык белән изәбез. Измәгә шикәр комы, желатин һәм лимон суты өстәп, 5-7 минут талгын утта кайнатып алабыз. Куе һәм хуш исле кайнатма әзер, дип яза Кызыл таң.

Яз көннәрендә, организмга витамин җитмәгән вакытта, бу кайнатма аеруча файдалы булачак.

 

 


Фото: sun9-5.userapi.com

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт варенье киви