5 яшьлек кызның үлеменнән соң җинаять эше кузгатканнар
Хәвеф-хәтәр

5 яшьлек кызның үлеменнән соң җинаять эше кузгатканнар

Кызганычка, табибларның тырышлыгына карамастан, баланы коткарып кала алмадылар

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Чаллыда хастаханәдә биш яшьлек кызның үлеме турындагы җинаять эшен тикшерү барышы турында доклад сорады, дип яза Татар-информ.

Фаҗига кызның хәле кинәт начарланганнан соң була. Кызганычка, табибларның тырышлыгына карамастан, баланы коткарып кала алмадылар.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев