Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Яшәсен әби-бабай!"

«Тугыз яшьтән көтү көттем…»

 Чутай авылында туып, барлык тырышлыгын, намуслы хезмәтен үз колхозына багышлаган хезмәт ветераны Әфләтүн ага Хәләветдинов 90 яшьлек юбилеен Нөнәгәр авылында кияве һәм кызы гаиләсендә каршылады.

Тормышта күп авырлыклар, чиктән тыш сынаулар кичергән ветеран безне – хәл белергә килүчеләрне якты йөз белән каршы алды. Дулкынланды әтиебез, инде иртәдән киенеп куеп, сезне каршы алырга әзерләнде, дип өйдәгеләр «серне» чиштеләр. Әфләтүн ага белән күрешкәч, хәл-әхвәлләрен сораштык.

– Моннан 5 ел элек инсульт кичердем, үзеңне ялгыз гына калдырмыйбыз, дип, кызым, киявем Нөнәгәргә, үзләренә алдылар. Сугыш алдыннан туган балаларга җиңел булмады, әтиләр эшенә безгә дә җигелергә туры килде. Без гаиләдә 5 бала булдык. Әти яраланып, сугыш уртасында авылга кайтып китте, ярасы җиңелрәк булгандыр. Озак тормады, бер-ике атнадан соң яңадан китте. Шул китүдән бүтән аны күрмәдек инде, – дип истәлекләре белән уртаклашты ил агасы. – Авылда 9 яшьтән хуҗалык көтүен биш ел көттем, аннан инде колхоз көтүен бирделәр. Бер эшкә дә каршы килмәдем. Укырга мөмкинлек юк иде, рәхмәт җитәкчеләргә, тырышлыкны күреп, тракторчылар курсларына укырга җибәрделәр. Укып бетереп кайтуга, «ДТ-54» тракторын ышанып тапшырдылар. Заманында бу трактор ат та, машина да булды, бар эшне шуның белән башкара идек. Дөресен әйтим, тракторда эшли башлагач кына үземнең һәм әниләрнең тамагы тук була башлады. Эшне яраттым мин, карусыз булдым, ни кушсалар, шуны эшләдем. Яңа, «ДТ-75» тракторлары кайта башлагач, беренчеләрдән булып миңа бирделәр. Чәчү, сука вакытларында иртән кояш чыкканда инде басуда булдык, караңгы төшкәч кенә кайтылды. Район тракторчылар ярышында берничә тапкыр җиңү яуладым, җитәкчеләр эшләгәнне күрделәр, – ди Әфләтүн ага.

Ветеранның күкрәген шул җиңүләрнең истәлеге булып В.И. Ленинның тууына 100 еллык юбилей медале, Хезмәт ветераны, Союз күләмендә социалистик ярышта җиңүче медальләре бизи, алган грамоталарның саны бихисап. Чылбырлы тракторда 25 ел эшләгәч, мастер-наладчик булып күчтем, соңрак, лаеклы ялга чыгу алдыннан, синнән башка булмый дигәч, басуларны сугаруда хезмәт куйдым.  Пенсиягә чыгар алдыннан фермада каравылчы кирәк дигәч, өч ел каравылда тордым әле.

Пенсиягә чыккач, үзлегемнән укып, өйрәнеп, остазлардан белешеп, дин юлына бастым. Аллаһның булганына, берлегенә ышану гомер буе күңелдә йөрде, намазлар укып, мәчеткә йөри башладым. Аннан инде Чутай авыл халкы миңа имамлыкны ышанып тапшырды. 16 ел буе шушы хезмәтне башкардым, йөзгә кызыллык китердем, дип уйламыйм. Беренче тормыш иптәшем белән 5 бала үстердек, бүген 4 кызыбыз оныклар үстереп, исән-имин яшәп яталар. Бүгенге тормышымнан бик канәгать, балалар, кияүләр, оныклар минем өчен, мин алар өчен бик кадерле, ди Әфләтүн ага.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин ветеранга үзенең җылы хисләрен җиткереп, чорында Сез тырышып эшләгәнгә хуҗалык, районыбызның хезмәт нәтиҗәләре матур, моның өчен Сезгә зур рәхмәт, дип белдерде. Ил җитәкчесе В.В. Путинның котлавын, район башлыгының, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырып, район башлыгы хөрмәт йөзеннән ил агасына затлы түбәтәй бүләк итте, озын гомер, сәламәтлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әфләтүн ага Хәләветдинов 90 яшьлек юбилеен Нөнәгәр авылында кияве һәм кызы гаиләсендә каршылады