Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Җанга ялкын булып үрелә

Шагыйрь, язучы, тарихчы, дәүләт хезмәте ветераны Гарифҗан Мөхәммәтшинны 80 яшьлек юбилее белән котларга Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, район ветераннар советы рәисе Илфат Абдуллин килде.

Кунакларны Гарифҗан Мөхәммәтшин өендә кабул итте. Тәбрикләү тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин  Гарифҗан Мөхәммәтшинга изге теләкләрен җиткереп, олуг рәхмәтен белдерде. «Туган көнегез, юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз, иң мөһиме, саулык-сәламәтлек телибез, – диде Рамил Рәшитович. – Аллаһы Тәгалә биргән гомерләрне матур итеп яшәргә язсын! Барысы, барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә! Бөтен тормыш юлыгыз, башкарган хезмәтләрегез районыбыз белән бәйле, әле дә булса районның күркәм яшәеше, бәрәкәтле киләчәге өчен армый-талмый хезмәттә Сез. Без Сезнең белән горурланабыз, барыр юлларыгызда гел бәхетләр генә телибез!»  Гарифҗан ага килгән барлык кунакларга да рәхмәтле булуын белдерде. Мәңге яшәгез, иҗат итегез, мөхтәрәм шагыйребез! Күңелегез өй тирәсендә үзегез үстергән гөлбакчадай ямьле, туган якның табигатенә дан җырлавыгыздай нурлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр Гарифҗан Мөхәммәтшин