Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

«Җиккән атларымның кушаматларын әле дә яхшы хәтерлим»

Арбор авылында җиде балалы гаиләдә туган Гыйлембану апа Гыйльмуллинага сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. Әле ярый, әти-әни тигезлегендә булдык, ди 95 яшьлек юбиляр

Күпбалалы гаиләдә эш бүленгән була, шуңа һәртөрле хезмәтне белеп, яратып үсәләр алар. Тормыш җиңелләрдән булмаса да, яшьлек үзен итә, кич тә утыралар, күңел дә ачалар. Шул кичәләрнең берсендә буй җиткән, ут борчасыдай җитез  кызга Каенсар авылы егете Гайфулланың күзе төшә, йөрешә башлыйлар. Бер-берсен ошаткан парның теләкләренә ике як та каршы килми, алар бергәләп тормыш коралар. Гыйлембану апа дөрестән дә ут борчасыдай, бар эшкә өлгер, йоклап йөргән ир-атларга ат биргәнче, сиңа бирәбез, дип ат җигеп эшләүне дә аңа тапшыралар. Озак еллар колхозда ат җигә ул, башка эшләрдән дә баш тартмый. Атларның кушаматларын әле дә хәтерлим, алар бик акыллы хайваннар, ди ветеран. Гайфулла ага гомер буе шофер була, ул чорда бу хезмәттә булганнар көне-төне кайтып керә алмыйлар. Уңган-булган гаиләдә берсе артыннан берсе дүрт кыз, ике егет дөньяга килә, аларны тәрбияләү күбрәк Гыйлембану апа җилкәсендә була. Кызганыч, шофер булып эшләгән ире, шулай ук олы улы инде бакыйлыкка күчкән. Бүген Гыйлембану апа улы Хәлил, килене Гөлсимә тәрбиясендә төп йортта тора. Хәлил ага игенче, колхозда комбайнда, тракторда эшләгән, 40 елга якын механизатор стажы бар. Район күләмендә алдынгылар слетларында катнаша, Сабан батыры булып, заманында иң зур бүләк – бишекле мотоциклга лаек була. Киленнәр кайнана туфрагыннан ярала дигән гыйбарә бу очракта бик дөрес, төп йорт килене Гөлсимә апа нәкъ кайнанасы кебек эшкә өлгер, тырыш. Балаларым әйбәт, киленем тагын да яхшырак, аның белән башта кара-каршы эшләдек, серләр дә килеште, хәзер инде мине өрмәгән урынга да утыртмый, ди аның турында Гыйлембану апа. Балаларымны, 12 оныгымны,16 оныкчыгымны, кияүләремне дә бик яратам, ди ветеран. Ул үзе дә кул кушырып утырмый, әле моңарчы өй янындагы бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән мәшгуль була. Бүген дә ул бар нәрсәдән хәбәрдар, газеталар укый, менә бу җирләрен укымыйча калмагыз дип, җөмләләрнең асларына сызып-сызып бирә. Сер итеп кенә әйттеләр, Гыйлембану апа мунчаны каен миллеге белән чабынып керергә ярата икән.   Матур, дәртле көй ишетсә, яшь чакларны искә төшереп, биеп тә бирә ала. Олы ихтирамга лаек булган хезмәт ветеранын котларга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин аңа Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды, иңнәренә ак шәльяулык салды, олы рәхмәт хисләрен җиткерде. Шулай көр күңелле, бәхетле булып, матур итеп озак яшә әле, Гыйлембану апа дигән теләкләрдә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей 95 яшьлек юбилей