Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Рәхимә Хәкимҗанова – сабырлык үрнәге

Балтач бистәсендә яшәүче, чирек гасыр район архивында эшләп лаеклы ялга чыккан Рәхимә апа Хәкимҗановага 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Юбилярны котларга балалары, туганнары,  якыннары җыелган иде. Шулай ук район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, архив бүлеге мөдире Рүзилә Ильясова, ветераннар советы исеменнән Дамир Габдрахманов, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахмановлар ихлас күңелдән котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Кунаклар арасыннан Рәхимә апаны эзлим. Ничектер миңа архивта эшләгән кешеләр зур гәүдәле, шарт-шарт басып йөри торган, кырысрак кеше кебек тоела. Ә Рәхимә апа, киресенчә, бәләкәй генә, йөзеннән нур чәчеп, күңеленнән җылылык бөркеп торучы, гади авыл карчыгы.

Тумышы белән Бөрбаш авылыннан ул. 8 классны тәмамлагач, урта белем алу нияте белән Балтач мәктәбенә укырга килә. Укыганда ук бик тырыш була, мәктәпне тәмамлагач, Балтач артилендә, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы архивта эшли.

Рәхимә апа эшкә килгәндә архив аннан-моннан гына оешкан була. Ул бар көчен биреп эшкә тотына, барлык документларны туплый, архивны аякка бастыра.

«Ул вакытта таш идәнле, суык подвалда эшләдем, әмма беркайчан да зарланмадым, эшемне күңел биреп башкардым,  халык гозерен тыңладым, беркайчан да каршы килмәдем, халык миңа рәхмәтле булды», – ди юбиляр.

Архив тарихында иң күп еллар эшләүче кеше була Рәхимә апа.

Балачагы авыр елларга туры килә аның, ачлыгын да, авырлыгын да күрдек, ди ул. Гаиләдә 7 бала, иң төпчеге Рәхимә апа була. Тормышка чыгып, өч бала – бер малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр.

Олы кызлары Раилә район кулланучылар җәмгыятендә  һәм шәхси эшмәкәр Хәйруллинда бухгалтер, кызы Наилә банкта бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыгалар.

Рәхимә апа улы Шамил, килене Гөлчәчәк тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. «Киленем дә үзем кебек бик сабыр, малаем да, бик әйбәт, игелекле, кызларым да бик уңганнар, акыллылар», – дип сөенә бәхетле ана. Кызганыч, ире 10 ел элек бакыйлыкка күчкән.

– Безнең Рәхимә апа бик бәхетле кеше. Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер, бәхетле картлык кичерергә насыйп иткән. Гомер буе булганына шөкер итә белде, сабыр булды. Сабырлык нинди була дисәләр, мин Рәхимә апа төсле дияр идем, – диде туганы Рәфкать абый.

Саубуллашкан чакта юбиляр үзе дә «Сабыр итәргә кирәк, аяк атлаган саен шөкер итеп, тормышыңа сөенеп, канәгать булып яшәргә кирәк. Хәзер бар нәрсә бар, тилмереп яшисе түгел, кешелекле булырга, үз-үзеңне тотып кала белергә, бер-береңнән кер эзләмәскә, ялкау булмаска кирәк», дип изге теләкләрен ирештерде.

Без дә Рәхимә апага сәла-мәтлек, күңел тынычлыгы, якыннары арасында кадер-хөрмәттә сөенеп яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.

Сәлимә Габделхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшьлек юбилей