Балтач бистәсендә гомер итүче яраткан кешебез ЭЛИАНА ВАЛЕРЬЕВНА МӘГЪСҮМОВАның 4 декабрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек күркәм юбилее
Кадерлебез! Сине гомер мизгелеңнең матур бәйрәме - юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез! Кеше гомере үткән еллар белән генә билгеләнми. Син – безнең өчен олы терәк һәм әтигә тугры тормыш иптәше, балаларың – кызың һәм улың өчен – шат күңелле, кайгыртучан ана. Алдагы гомер юлларың сау-сәламәт, күтәренке кәеф, якыннарың белән бәхетле көннәрдә узсын. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлың хәерле, озын булсын, сау-сәламәт булып, бергә-бергә пар сандугачлар кебек сайрашып яшәргә насыйп булсын. Йортыбыз җылылык, яктылык һәм мәхәббәт белән тулып торсын. Без сине бик нык яратабыз!
Син булганда гына без бәхетле,
Син булганга якты көнебез.
Кыш аенда ишелеп кар яугандай,
Ап-ак бәхет-шатлык телибез.
Яратып, хөрмәт итеп иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Сәйдәш, кызың Айсылу, улың Марат, Илана.
Нет комментариев