Хезмәт

Балтач районы

16+
Котлаулар

Балтач бистәсендә гомер итүче кадерле кешебез СӘЙДӘШ САЛИХҖАН улы МӘГЪСҮМОВның 9 февральдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

09 февраль 2026, 07:10

417

0

0

Балтач бистәсендә гомер итүче кадерле кешебез СӘЙДӘШ САЛИХҖАН улы МӘГЪСҮМОВның 9 февральдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, сине ихлас күңелдән туган көнең-күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларыңны иминлектә сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Йөрәк түрләрендә йөргән рәхмәтләребезне, теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән, әниебез белән пар канатлы булып, без балаларыңның — кызыңның һәм улыңның бәхетләренә сөенеп, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп булсын сиңа. Йортыбызның нуры, гаиләнең алтын баганасы булып яшәвеңне Аллаһы Тәгалә насыйп итсен! 
Дөнья матурлыгын тоеп яшә,
Дәрман өстәп тусын һәр таңың.
Зур шатлыгың булып, өмет булып,
Син онытма җирдә без барын. 

Сине яратып, хөрмәт итеп иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Элиана, кызың Айсылу, улың Марат, Илана.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев