Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Котлаулар

Балтач бистәсендә гомер итүче ветераныбыз Рәмзилә Нурзада кызы Сәгыйтованың 3 август көнне күркәм гомер бәйрәме — 70 яшьлек юбилее

03 август 2026, 08:51

63

0

0

Балтач бистәсендә гомер итүче ветераныбыз Рәмзилә Нурзада кызы Сәгыйтованың 3 август көнне күркәм гомер бәйрәме — 70 яшьлек юбилее

Хөрмәтле Рәмзилә ханым! Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, сезгә гомерләрнең иң озынын, бәхет-шатлыкның иң олысын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез.

Сез озак еллар бай тарихлы «Хезмәт»ебезнең корректоры булып эшлә-дегез, тирән белемегез, грамоталы булуыгыз белән журналистларның таянычына әверелдегез, хәреф хаталарына, логик эзлеклелеккә игътибарлы булдыгыз, фактик хаталарны бик тиз күреп ала белдегез. Моның өчен сезгә бик тә рәхмәтлебез.

Тормыш иптәшегез якты дөньяларны ташлап бакыйлыкка күчкәч, ике кызыгызны тәрбияләп үстерү берүзегезгә калды. Ләкин сез бирешмәдегез, бар көчегезне балаларыгызга ныклы белем, соклангыч тәрбия бирүгә багышладыгыз. Шуңа күрә дә бүгенге көндә сез яраткан әни, сөекле әби булып матур гомер кичерәсез. Алдагы көннәрегез дә шатлык-куанычтан гына торсын, мул, имин тормышта ике кызыгызның, якынннарыгызның, туганнарыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, бәрәкәтле гомер юлы үтәргә язсын! 

Иң изге теләкләр белән, сез озак еллар хезмәт куйган «Хезмәт» газетасы коллективы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев