Хезмәт

Балтач районы

16+
Котлаулар

Балтачта яшәүче яраткан апабыз ГӨЛИРАМ ЗАҺРЕТДИН кызы ГАЙНЕТДИНОВАның 4 апрельдә 85 яшьлек олуг юбилее

04 апрель 2026, 07:11

310

0

0

Балтачта яшәүче яраткан апабыз ГӨЛИРАМ ЗАҺРЕТДИН кызы ГАЙНЕТДИНОВАның 4 апрельдә 85 яшьлек олуг юбилее

Кадерлебез! Син безнең өчен hәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, яшәеш үрнәге, тормышыбызда ныклы терәк. Синең олы йөрәгеңә, гаилә учагын саклый белүеңә сокланып туймаслык. Безгә күрсәткән эчкерсез ярдәмнәреңә, киңәшләреңә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алдагы тормышында сиңа тән сихәте, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, аларның шатлыкларына куанып, алга таба да безне сөендереп озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга hич тә ашыкма.

Иң изге теләкләр белән энең Рубин гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев