Бөрбаш авылында гомер кичерүче Илсур Хөсәенов бүген үзенең юбилеен билгеләп уза

Озак еллар шофер булып эшләү дәверендә ничәмә-ничә чакрымнар юл үтелгән, менә инде чакрымнар белән гомер йомгагының еллары да акрынлап сүтелгән. Тормыш иптәше Фирания белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары читтә кияүдә, уллары Илнур авылның киләчәге яшәешенә өмет утын сүндерми, Бөрбашта игелекле үз эшен булдырып, гөрләтеп яши.
Илсур туган авылда динебезне, гореф-гадәтләрне саклау өчен үзеннән зур өлеш кертә. Инде оныклар да үсә, бар да җиткән. Тормышның шушы мизгелләре дәвамлы булсын, сәламәтлек, тигез гаиләдә бәхетле булып гомер кичерергә язсын.
Иң изге теләкләр белән якыннарың
Нет комментариев