Хезмәт

Балтач районы

16+
Котлаулар

Бөрбаш авылында яшәүче кадерле әниебез ГӨЛНАРА ГАЙФЕТДИН кызы НОТФУЛЛИНАның 8 август көнне олуг юбилее.

08 августа 2025, 07:10

1392

0

2

Бөрбаш авылында яшәүче кадерле әниебез ГӨЛНАРА ГАЙФЕТДИН кызы НОТФУЛЛИНАның 8 август көнне олуг юбилее.

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Киң күңелле, сабыр, батыр йөрәкле, гаиләбезнең терәге син, әниебез! Һәрвакыт тырыш һәм тәвәккәл булдың, бервакытта да уфтануны, зарлануны белмәдең. Без синнән үрнәк, көч алып яшибез. Биргән тәрбияң, үткен сүзең һәм киңәшләрең безне олы тормыш юлына чыгарды. Мең-мең рәхмәт сиңа, кадерле кешебез. Шушы якты бәйрәмең көнендә сиңа күңел тынычлыгы, тән сихәте, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер телибез. Безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, балаларың, оныкларың сине һәрчак сөендерсен. Киләчәктә дә куанычыбыз, җылы кояшыбыз булып, әтиебез белән тигезлектә, безнең янәшәбездә озын-озак яшә. 

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Әле һаман без дип яшисең син, 
Күптән инде зурлар булсак та. 
Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен 
Нинди изгелекләр кылсак та.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ильяс, әбиебез Җүәһирә, улларың, кияү-киленең, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән кызың Гүзәл.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев