Кадерле әтиебез! Сине олуг бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Сиңа саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Өебез һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озын гомер итегез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Ярдәм, киңәш кирәк чакта
Бар синең төпле сүзең.
Күрше-тирә, дус-туганга
Елмаеп тора йөзең.
Бүген синең — 60 яшең,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып
100 гә кадәр яшәле.
Иң изге теләкләр белән әниең Җүәһирә, тормыш иптәшең Гөлнара, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән кызың Гүзәл.
Нет комментариев