Чутай авылында яшәүче газиз әниебез, кадерле дәү әниебез, яраткан әбиебез АСИЯ МӘҖИТ кызы ГАРИФУЛЛИНАны чын күңелебездән, бик күпләр сокланып карый торган зур юбилее – 85 яшьлек гомер бәйрәме белән котлыйбыз!
Поздравления

Чутай авылында яшәүче газиз әниебез, кадерле дәү әниебез, яраткан әбиебез АСИЯ МӘҖИТ кызы ГАРИФУЛЛИНАны чын күңелебездән, бик күпләр сокланып карый торган зур юбилее – 85 яшьлек гомер бәйрәме белән котлыйбыз!

Әниебез! Синең тормыш һәм хезмәт юлың күпләргә үрнәк! Эшнең ак-карасын, авыр-җиңелен сайлап тормыйча, җиң сызганып гомер буе эшләдең, балаларым, дип тырыштың!

Әтиебез белән матур, җылы тормышта, безгә - өч кызыгызга дөрес тәрбия бирдегез, эшкә өйрәтеп безне яратулы гаиләдә тәрбияләдегез! Син, Әни, гомер буена безгә чисталык-пөхтәлек үрнәге булдың. Ачуланып та түгел, җылы карашың, йомшак сүзләрең белән безне гадел, тырыш, намуслы булырга өйрәттең. Шөкер, бүген дә әле син йөгереп йөрисең. Бер дә авырсынмыйча, бакчада җиләк-җимеш тә, яшелчәләр дә, чәчәкләр дә үстерәсең. Ә безгә, Синнән калышмаска, авырсынмаска кирәк икәнен эшең белән күрсәтәсең!

Әниебез! Без, синең балаларың, Син булганга бик бәхетле! Син булганга әле бүген дә бала!

Кияүләрең, оныклар-оныкчыклар өчен дә Син дус та, аларны аңлаучы Әби дә, бик зур хөрмәткә ия булган кадерлеләре дә. Әниебез! Яхшылыкларың-игелекләрең өчен Аллаһы Тәгалә үзеңә гомернең озынын, сәламәтен бирсен! Берүк аяк-кулларың сызлаусыз гына булсыннар! Әле күп еллар бергә гөрләшеп, сөенеп яшәргә, җылы карашларың белән туган нигезебездә каршы алып, изге догаларың белән озатып калырга насыйп булсын!

Без Сине, Әниебез, бик яратабыз! Зур юбилеең котлы булсын!

Иң изге теләкләр белән: кызларың, кияүләрең, оныклар-оныкчыкларың.

Нет комментариев