Хезмәт

Балтач районы

16+
Котлаулар

Кили авылында гомер кичерүче сөекле әниебез, кадерле туганыбыз РӘМЗИЯ МӨДӘРИС кызы ЗАКИРОВАга 5 ноябрь көнне 60 яшь тулды

05 ноябрь 2025, 14:36

389

0

0

Кили авылында гомер кичерүче сөекле әниебез, кадерле туганыбыз РӘМЗИЯ МӨДӘРИС кызы ЗАКИРОВАга 5 ноябрь көнне 60 яшь тулды

Йөрәгебезгә якын кешебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең – юбилеең белән  котлыйбыз! Әни буларак та, бертуган буларак та син тормышыбызның нуры, яшәү маягы, бәхет чаткысы. Сиңа карап үрнәк алабыз, сиңа таянып алга барабыз. Безгә кылган изгелекләреңнең әҗерен күреп, мәңге рәхәт яшәсәң иде, кызың-киявең игелек китерсен, оныкларың әбиебез дип өзелеп торсын. Сау-сәламәт бул, мул-имин тормышта әтиебез, кияү-җизнәбез белән тигезлектә, тапкан малыгызның бәрәкәтен күреп, куанычларга төренеп, шатлыклы озын гомерләр кичерергә насыйп булсын! Олы яшьтәге әниебез өчен дә зур терәк, көн дә кирәк син! Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа!

Иң изге теләкләр белән кызың Ландыш гаиләсе, якын туганнарың. Бу теләкләргә 85 яшьлек әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев