Кукмара районы Ядегәр авылында туып үскән, хәзерге вакытта Балтач районы Чепья авылында яшәүче иң газиз һәм кадерле кешебез, әниебез, әбиебез РУЗИЯ БАРЫЙ кызы ШӘЙХЕТДИНОВАның 26 мартта 90 яшьлек юбилее
Әни, кадерлебез, шушы якты бәйрәмең көнеңдә без - балаларың, оныкларың һәм аларның гаиләләреннән ихлас котлауларыбызны һәм олы рәхмәтләребезне кабул итеп ал. Син, әни, әтиебез белән бергә безгә - 5 балаңа һәм бүген яныңда йөгереп йөрүче 9 оныгың һәм 7 оныкчыгыңа да шушы якты дөньяны күрергә насыйп иткән кеше.
Сезнең буын, әни, сугыштан соң илнең иң авыр чорын үз җилкәләрендә күтәргән буын ул. Ачы алабута, черек бәрәңге тәмен гомер буена да онытасы юк аның.
Әтиебез Камил белән тормыш коралар. Әти гомер буе тимерче булып эшләде. Әни мех фабрикасында хезмәт куйды.
Рәхмәт сезгә, әни, сез безне үзегез кебек тормыш көтәргә өйрәттегез.
Әтинең бакыйлыкка күчкәнгә дә күп еллар инде. Әниебез хәзер олы апабыз белән гомер кичерә.
Әни, без - балаларың барысы-барысы өчен дә меңләгән рәхмәт сүзләрен ирештереп, яшә әле, кадерлебез, дибез. Син булганда тормыш шундый матур, җылы карашы белән көтеп торучы әниебез булганда без иң бәхетле балалар, дип әйтәсебез килә. Рәхмәт, әни, сиңа, исән-сау бул, газизебез!
Нет комментариев