Нөнәгәр авылында яшәүче кадерле әниебез ТӘСКИРӘ ЗИННӘТ кызы ШАКИРОВАны 19 декабрь көнендәге 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Дөньяның бер сабыр кешесе инде безнең әни! Беркемгә каты бәрелмәс, кеше турында начар сөйләмәс. Шуңа күп кешенең сере дә сыя аңа. Озак еллар ветеринар булып эшләр өчен дә мәрхәмәтлелек, олы йөрәк, тырышлык кирәк. Балалары өчен җанын фида кылырдай булып борчылучы, оныкларының иң төп җанатары, әтинең таянычы, безнең ашыгыч ярдәмебез дә ул әни.
Әни, гомер бәйрәмең котлы булсын! Саулыкта, муллыкта, әти белән тигезлектә озын-озак яшәргә язсын! Күңел тынычлыгы, җан рәхәте гомерлек юлдашың булсыннар. Синең кебек кайгыртучы, борчылып торучы булганда без дә кечкенә бала кебек әле. Бу бәхетебезне Аллаһ озын гомерле итсен!
Гомерләрең, әнкәй, озын булсын,
Имин булсын дөнья-йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учагыңда янган утларың.
Изге теләкләр белән улың Фаяз, киленең Алсу, кызың Фәнзилә, киявең Илназ һәм 5 оныгың. Бу теләкләргә әтиебез Фәнил дә кушыла!
Нет комментариев