Ор авылында гомер кичерүче ХӘЛИЛ ӘГЪЛӘМ улы ХАҖИЕВка 15 гыйнварь көнне 70 яшь тулды.
Хөрмәтле туганыбыз, якын кешебез Хәлил Әгъләмович! Сезне күркәм юбилеегыз белән чын йөрәктән тәбрик итәбез, гомерләрнең иң озынын, сәламәтлекнең иң ныгын, бәхет-шатлыкның иң олысын телибез. Яраткан апабызга жил-яңгыр тидерми, туганлык хисләрен саклап яшәвегез өчен зур рәхмәт сезгә. Мул, имин тормышта, балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызның шат авазларына куанып, Гәүһәрия апабыз белән мәңге рәхәт яшәгез.
Кешелеклелек сыйфатларын
Үзегезгә җыйгансыз.
Туганчылыклы булуны
Үрнәк итеп куйгансыз.
Рәхмәт Сезгә, барысы өчен,
Безнең өчен идеал сез.
Авылны яшәтер өчен дә
Бик күп эшләр кыласыз.
Сезне яратып, хөрмәт итеп, Шубан авылыннан Исмәгыйлевлар гаиләсе: Азат-Лилия, балаларыбыз Алия, Булат. Бөтен баҗайлары һәм сеңелләре дә кушыла.
Нет комментариев