Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Салавыч Сәрдегәнендә туып үскән, хәзер Балтач бистәсендә яшәүче ИЛГИЗ ИЛЬЯС улы ДӘҮЛӘТШИНның 8 октябрь көнне 60 яшьлек юбилее.

08 октября 2024, 07:11

261

0

1

Салавыч Сәрдегәнендә туып үскән, хәзер Балтач бистәсендә яшәүче ИЛГИЗ ИЛЬЯС улы ДӘҮЛӘТШИНның 8 октябрь көнне 60 яшьлек юбилее.

Ул безнең кадерле әтиебез, сөйкемле бабаебыз, әниебез Энҗенең яраткан тормыш иптәше. Әти, син hәрвакыт безне кайгыртасың, акыллы киңәшләрең белән тормышны җинеләйтәсең, казанда пешергән тәмле ризыкларың белән гел сөендереп торасың. Әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Сез булганга өебез җылылык, яктылык hәм мәхәббәт белән тулып тора. Алдагы көннәрдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сезгә! 

Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Безнең бабай — бик шәп бабай,
Ул бит безнең — мировой,
Алтмыш яше яңа тулды,
Әле совсем молодой.
Без кайтканны көтеп тора
Мунчаларына ягып,
Безнең өчен уенчыклар,
Тәмле кәнфитләр алып.
Яратабыз бит без аны,
Кайтабыз гел сагынып,
Яллар үткәч китәбез шул
Бабабызны ардырып.
Бабай, әле картайма син,
Алтмыш, җитмеш, сиксәндә
Без булырбыз яннарыңда,
Ничә яшкә җитсәң дә!

Иң изге теләкләр белән балаларың Илназ-Сания, Алсу-Илгиз, оныкларың Илсаф, Мәрьям, Әсмә, Салих, тормыш иптәшең Энҗе.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев