Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Ак таҗлы бәйрәм

Районыбызда нәселләре белән матур итеп яшәүче үрнәк гаиләләрнең булуы сөендерә

8 июль — Бөтенрәсәй Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Балтач районында зурлап билгеләп үттеләр, район мәдәният үзәгендә күркәм тантана узды.

Бәйрәм сәхнәдә Субаш авылы егете Илназ белән Каенсар авылы кызы Гөлназ Әсхадуллиннарның язылышу тантанасы белән башланды. Аннан соң район башлыгы Рамил Нотфуллин бәйрәм сәламнәре ирештерде. 

Хөкүмәтебез 2018 елның 1 гыйнвареннан авыл җирлегендә яшәүче 29 яшь тулганчы өченче һәм һәр алдагы баласын алып кайткан әниләргә бер тапкыр 100 мең сум акча түли. Безнең районда да мондый күркәм, бәхетле гаиләләр бар. Менә кемнәр алар — Балтач бистәсеннән Дина Павлованы, Кенәбаш авылыннан Инзилә Гыйләҗеваны, Карадуган авылыннан Дилүзә Галимованы сәхнәгә дәшеп котладылар.

Гаилә елы кысаларында «Наз» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә өч буын күп балалы әниләрдән торган гаиләләр арасында «Өч буын — бер язмыш» марафоны игълан ителгән иде. Биредә катнашкан әниләрнең дә урыны сәхнә түрендә булды. Балтач бистәсеннән Сәйдәбану Ганиева, Зөлфия Хәсәнова, Әнисә Җәләлова, Чепья авылыннан Разия Хәтимова, Мельничная авылыннан Любовь Федорова, Кенәбаш авылыннан Рәхимә Нуриҗанова, Субаш авылыннан Эльвира Гатиятуллина өч буынны бер язмышка әверелдергән буын вәкилләре.

Безнең Балтач районында пар канатлы, 50 ел бергә яшәгән парлар — Балтач бистәсеннән Нурания һәм Кәрам Зыятдиновлар, Әлфинур һәм Нурислам Мәгъсүмҗановлар, Гөлфинур һәм Миннехәт Садриевлар, Раилә һәм Миннеяз Ризовлар, Нурия һәм Рашит Заһидуллиннар, Наҗия һәм Габдулла Нурмөхәммәтовлар, Бөрбаштан Нурания һәм Рафаэль Шакировлар, Борнактан Венера һәм Тәлгать Кәримовлар, Субаштан Зөлфәнур һәм Нургали Гатиятуллиннар бәйрәмгә нур өстенә нур иңдерде.

Тормыш юлы яшь гаиләләргә, гаилә тормышы алдында торучы яшьләргә үрнәк булырлык күркәм парларыбыз бик күп — Татьяна һәм Василий Калилиннар, Нина һәм Михаил Кондратьевлар, Валентина һәм Николай Филипповлар, Нөнәгәр авыл җирлегеннән Фәһимә һәм Фәрид Закирҗановлар, Зөлхия һәм Рәфхәт Гал-ләметдиновлар, Суфия һәм Рашит Нотфуллиннар, Сосна авыл җирлегеннән Флера һәм Касыйм Хафизовлар, Азат һәм Нурзия Хәйруллиннар, Урта Көшкәт авыл җирлегеннән Зоя һәм Михаил Павловлар, Рая һәм Иван Ермаковлар, Зөлфирә һәм Тәбрис Шәйхетдиновлар бу тормышның бар матурлыгын үзләрендә туплап, яшь буынга җиткерергә әзерләр.

Районыбызда нәселләре белән матур итеп яшәүче күркәм, үрнәк гаиләләрнең булуы сөендерә. 

Шеңшеңәрдән Рүзилә һәм Вәгыйз Хәлиуллиннар, Яңгулдан Рәсимә һәм Рөстәм Габдрахмановлар, Хәлимә һәм Рафаис Зәкиевлар, Смәелдән Надежда һәм Михаил Антоновлар, Любовь һәм Семен Марковлар, Чепьядан Зәлия һәм Рифат Гафиуллиннар, Карадуганнан Фәния һәм Тәлгать Нәбиевлар, Сания һәм Дамир Әхмәтҗановлар, Нәкыя һәм Рәис Минһаҗевлар, Корбангали һәм Гөлсинә Сәлаховлар, Кунырдан Әзкар һәм Нурия Миргалиевлар, Мөслимә һәм Мөхәммәт Гыйниятовлар, Нормадан Суфия һәм Шамил Зәйнуллиннар, Фирая һәм Рафаэль Галиевлар, Нурия һәм Ринат Сабировлар, Рауза һәм Гафур Галиевлар, Гөлфия һәм Рәйхан Габдрахмановлар, Суфия һәм Әхмәдҗан Ибраһимовлар, Людмила һәм Михаил Ермалаевлар, Рәмзия һәм Әхтәм Рәхимҗановлар, Рәзидә һәм Таһир Газизовлар, Әнисә һәм Мөбарәкҗан Сафиннар, Салавычтан Гөлира һәм Зәбир Хөрмәтуллиннар, Мәүлия һәм Гайсә Якуповлар, Мәдәния һәм Нурислам Габдрахмановлар, Арбордан Рәмзия һәм Рифат Рәхмәтуллиннар әнә шундыйлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл гаиләсе