Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

2025 елда Балтач мәшгульлек үзәге аша 6 кеше эшкә урнаштырылган

Райондагы мәшгульлек үзәгенә ел башыннан 428 кеше дәүләт хезмәте күрсәтү буенча гариза язган

Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2025 елның август ахырына Татарстанның мәшгульлек хезмәте дәүләт учреждениеләрендә рәсми рәвештә 3323 эшсез теркәлгән, ягъни бу эшче көчнең 0,16% ын тәшкил итә.

Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда азрак — ул вакытта 3542 эшсез теркәлгән булган

Бу исәптән безнең райондагы мәшгульлек үзәгенә ел башыннан 428 кеше дәүләт хезмәте күрсәтү буенча гариза язган, 30 кеше эшсез дип танылган. 85 кеше эшкә урнашу сәбәпле, исәптән төшерелгән. Әлеге сан гел үзгәреп тора.

Агымдагы елда  мәшгульлек үзәге аша 6 кеше эшкә урнаштырылган. 2024 елда да бу сан 6 булган. Бүгенге көндә үзәктә 14 кеше эшсез буларак исәптә тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшсезлек